Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан саклану өчен перчатка кигәндә өч хата

Дөньяда Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, халык үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчте.

news_top_970_100
Коронавирустан саклану өчен перчатка кигәндә өч хата

Хәзер урамга резин перчатка, битлек киеп чыгу гадәте керде. Англиянең Сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте табибы Каран Рангараджан перчатка кигәндә була торган хаталарны әйткән. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Коронавирус пандемиясе вакытында кибеткә барганда күпләр резин перчатка кия. Ләкин перчатка кидем дә, вирустан сакландым дигән сүз түгел әле. Кешеләр кибеттә шул бер перчатка белән төрле өслекләргә орыналар. Шулай итеп перчаткада микроблар җыела.

Перчатка кулланганда төп хаталар:

  • перчатка кигән килеш биткә орыну,
  • перчатканы салганда, киелгән перчаткага ялан кул белән орыну,
  • перчатка кигәч, кулны юмасаң да ярый дип уйлау.

Табиб сүзләренчә, кулны яхшылап 20 секунд дәвамында юарга кирәк. Кулның учын да, өстен дә, бармаклар арасын да, тырнаклар астын да юыгыз. Аннары яхшылап сөртегез. Чөнки бактерияләр дымлы урында яхшырак үрчи.

Кулны бер тапкыр куллана торган сөлгегә сөртеп, сөлгене ташлау хәерле. Аннары кранны, раковинаны да яхшылап чистартыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100