news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан прививка ясатырга уйлаучыларга киңәшләр

Табиб COVID-19дан прививка ясатырга җыенучыларга аерым әзерлек кирәк түгеллеген сөйләде.

news_top
Коронавирустан прививка ясатырга уйлаучыларга киңәшләр
"Татар-информ" архивы

Табиб COVID-19дан прививка ясатырга җыенучыларга аерым әзерлек кирәк түгеллеген сөйләде. Бары тик рухи әзерлек кенә кирәк. Бу хакта Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының икенче шәһәр поликлиникасы баш табибы Наталья Шиндряева хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

«Махсус әзерлек бөтенләй таләп ителми. Рухи яктан әзерлек кенә кирәк. Вакцинацияләүнең ике этабын узгач, коронавирустан сакланган булачагыңны һәм иммунитет формалашачагын аңлау мөһим», — диде Шиндряева.

Аның сүзләренчә, туклану буенча чикләүләр юк.

«Хәзер бездә кан алыр алдыннан дә аерым чикләүләр юк. Шуңа күрә без гадәти сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз. Һәм безгә нормаль психологик халәттә килергә өндибез. Бернәрсәдән дә куркырга кирәкми. Туклану гадәти булырга тиеш», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Шулай ук ул вакцинация алдыннан йокының дәвамлылыгы буенча таләпләрнең булмавын да аңлатты.

«Сәламәт йокы — 7-8 сәгать. Ул яхшы иммунитет һәм инфекцияләрдән саклану нигезе. Прививка алдыннан нормаль тән температурасы булуы кирәк. Респиратор авыруларның булмавы мөһим», — дип өстәде Шиндряева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар