Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан прививка ясатыр алдыннан нәрсәләр ашарга ярамый?

Канда шикәр микъдары күп булса, вакцинациядән соң хәл китүе ихтимал, ди табиб.

news_top_970_100
Коронавирустан прививка ясатыр алдыннан нәрсәләр ашарга ярамый?
Владимир Васильев

Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Никита Харлов коронавирустан прививка ясатыр алдыннан углеводлы ризыклар ашамый торырга киңәш итә. «Спутник» радиосына интервьюда ул шул хакта сөйли.

Бу продуктлар коронавирустан прививка ясаткач, хәлне җибәрергә мөмкин.

Вакцинация алдыннан аерым төрле иттереп әзерләнү таләп ителми. Ләкин ашауны көйләп тору хәерле. Прививкага кадәр һәм прививкадан соң артык ашамаска, яңа ризыклар кабып карамый торырга, аллерген продуктлардан баш тартырга кирәк.

Баллы ризык ашасаң, канда шикәр микъдары арта, кеше прививканы авыр уздыруы ихтимал. Бу бәрәңге, боткалар, ипи, җиләк-җимеш кебек углеводлы ризыкларга да кагыла. Канда шикәр микъдары азрак булган саен, прививканы кичерү җиңелрәк булачак, ди табиб.

Ул баллы ризыклар һәм тиз углеводларны чикләүне вакцинациядән соң ике атна дәвамында истә тотарга киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100