Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан прививка ясату хакында 500 ялган QR-код биргән ике табиб кулга алынган

Ульяновск табиблары өч мең сумга ялган белешмә бирүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Коронавирустан прививка ясату хакында 500 ялган QR-код биргән ике табиб кулга алынган

Ульяновскиның 3 номерлы шәһәр хастаханәсендә 2-3 мең сумга коронавирустан ялглан белешмә биргән, прививка ясату турында мәгълүматларны базага керткән ике табиб кулга алынган. Алар барлыгы 500 кешегә QR код ясап биргән дип фаразлана. Чынлыкта вакцина кадалмаган, препаратларны ташлаганнар.

Табибларга бер кеше ярдәм иткән - клиентлар табуда арадашчы булган дип фаразлана.

Җинаять эше ике маддә буенча кузгатылган - мошенниклык һәм "РФ инфраструктурасына зыян салу".

Полиция күрсәтмәсе буенча акча түләп сертификат алган кешеләрнең QR кодлары гамәлдән чыгарылачак. Алар да җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әгәр алар сертификатны берәр ничек кулланган булса, җаваплылык булачак, кулланмаган булсалар, аларны җаваплылыкка тарту ихтималы кими.

Табибларны ничек тотулары хакында әлегә мәгълүмат юк.

73online.ru сайты язуынча, хастаханәнең баш табибы Алексей Борисов - шәһәр советы депутаты. Сайт мәгълүматлары буенча, полицейскийларга ялган вакцинацияне фаш итү өчен өлкә сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәм иткән. Ялган сертификатларны ачыкларга төбәк башлыгы Алексей Русских фәрман биргән булган, дип яза журналист Андрей Семенов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100