Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан үлгәннәр өчен пыяла «тәрәзәле» табутлар чыга башлаган

Бу табутта башка кешенең мәете булмагае дигән шик булмасын өчен эшләнә, дип хәбәр итә ритуал агентлык вәкиле.

news_top_970_100
Коронавирустан үлгәннәр өчен пыяла «тәрәзәле» табутлар чыга башлаган

Мәскәүдә коронавирустан үлгәннәрен капкачы пыяла булган табутларда җирли башлаячаклар, дип хәбәр итә ТАСС.

Ритуаль компания җитәкчесе әйтүенчә, бу табутта башка кешенең мәете түгелме дигән шик булмасын һәм якыннары кешене тиешле рәвештә соңгы юлга озата алсын өчен эшләнә. Пыяла капкач герметик рәвештә ябыла, мәетне озатучылар өчен куркыныч түгел, дип ышандыралар.

Мәскәү зиратларында коронавируска бәйле социаль дистанция таләпләре бик катгый, дип яза ТАСС.

Мәскәүдә инде "мөселманнар өчен" дигән пыяла капкачлы табутлар да тәкъдим ителә. "Мөселман табуты" христианнар өчен дигән табуттан нәрсәсе белән аерылганын язмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100