news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан үлгән кешеләрнең эче нинди була?

Авыру күзәнәкләрне үтереп бетерә.

news_top
Коронавирустан үлгән кешеләрнең эче нинди була?
https://pixabay.com

Волгоградта кызыл зонада эшләүче табиб-патологоанатом Григорий Снигура коронавирус организмны ничек бозуын сөйләгән. Бу турыда Волгоград басмасына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Табиб сүзләренчә, белгечләр микроскоп белән карап та кайчакта бер сәламәт күзәнәк тә таба алмый. Бөтен тамырларда да ниндидер үзгәрешләр була — я тромб, я кан тамыры стенасы зарарланган.

«Ковид кичергән кешенең үпкәсенең бер өлеше бөтенләй һавасыз калырга мөмкин, ул башка беркайчан да үз функцияләрен башкара алмавы ихтимал. Ковидлы пациентларда тромб барлыкка килү сәбәпле, кислород җитешми башлый, шуңа күрә баш мие күзәнәкләре үлә», — ди Григорий Снигура.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар