Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан үлгән дип саналган «мәет» табутта «терелгән» - видео

Бразилиядә мистик фильмнарга охшаш вакыйга була.

news_top_970_100
Коронавирустан үлгән дип саналган «мәет» табутта «терелгән» - видео

Бразилиядә мистик фильмнардагы кебек вакыйга була.

Бер ир коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә эләгә. Авырулар бик күп булу сәбәпле, аңа тиешле ярдәм күрсәтелми, урыннар да җитми. Аңсыз хәлдәге авыру койкада ята һәм аны үлде дип уйлап, якыннарына хәбәр итәләр.

«Мәет» туганнарына табутта тапшырыла. Авыруның туганнары, табутта дөрестән дә үз туганнарымы икәнен ачыкларга теләп, табуны ача. Аның исән икәнен ачыклыйлар.

Бразилиядә мондый хәл килеп чыгуы һич кенә дә гаҗәп түгел. Табиблар илдәге хәлне куркыныч дип бәяли. Авырулар өчен урыннар җитми, бер тәүлеккә үлүчеләр саны өч меңнән артып киткән. Илнең президенты да вәзгыятьнең бик куркыныч икәнен белдергән һәм ел азагына кадәр һәркем вакцинация үтәргә тиеш дип белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100