news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан үлү куркынычын 12 тапкырга арттыра торган фактор билгеле

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булу COVID-19 вакытында үлем куркынычын арттыра.

news_top
Коронавирустан үлү куркынычын 12 тапкырга арттыра торган фактор билгеле
"Татар-информ" архивы

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булу COVID-19 вакытында үлем куркынычын арттыра. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Сергей Бойцов билгеләп үтте, дип яза РИА Новости.

«Йөрәк авырулары коронавирустан өзлегүләр ихтималын арттыра. Мондый авырулары булган кешеләр 6 тапкыр ешрак хастаханәдә дәвалана, алар арасында үлем очраклары 12 тапкыр арта», — ди белгеч.

Моннан тыш, табиб коронавирус белән авырган һәр өченче пациентның кан әйләнеше белән проблемалары күзәтелүен билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар