Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коронавирустан дәва табылды!» Тулада шәфкать туташы үтә күренмәле киемнән килгән

Шәфкать туташы эссе булганга чишендем дип аңлаткан.

news_top_970_100
«Коронавирустан дәва табылды!» Тулада шәфкать туташы үтә күренмәле киемнән килгән

Тула өлкәсендә коронавирус белән авыручыларны белән эшли торган шәфкать туташы үтә күренмәле кием киеп килгән.

Аның фотосы Интернетта таралгач, өлкә сәламәтлек саклау министрлыгы шәфкать туташына кисәтү ясаган.

Шәфкать туташы купальник өстеннән саклагыч костюмны гына кигән, «эссе» дигән сылтау белән халатын кими калдырган. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, саклагыч костюмның үтә күренмәле икәнен белмәдем дип акланган.

Туташны мондый киеме өчен тәнкыйтьләүчеләр дә, хуплаучылар да җитәрлек. «Молодец бу кыз. Премия бирергә кирәк», «Хәзер барысы да савыгыр инде, коронавирустан дәва табылды». «Шәфкать туташы ниһаять бу бабайның да кәефен күтәргән», — дип мактаганнар.

Кызны тәнкыйтьләүчеләргә каршы «Шахтерлар шәрә килеш төшә, кызларга ярамыймы?» «Үзегез целлофан пакет киеп эшләп карагыз» дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100