news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирусның «кентавр» дип аталган мутациясе табылган

«Кентавр» дип аталган SARS-CoV-2 коронавирусының яңа мутациясе уннан артык илдә, шул исәптән Һиндстан, Нидерланд, Австралия, Германия, Бөекбритания, АКШ һәм Канадада ачыкланган.

news_top

Мәскәүдә коронавирусның «кентавр» штаммын йоктыру очраклары ачыкланган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.

«<...>Мәскәүдә әлеге төр белән биш кеше авырган. Барлык пациентларның да авыруы җиңел формада уза. Авырулар арасында госпитализацияләнгән кешеләр юк", - диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Кентавр» дип аталган SARS-CoV-2 коронавирусының яңа мутациясе уннан артык илдә, шул исәптән Һиндстан, Нидерланд, Австралия, Германия, Бөекбритания, АКШ һәм Канадада ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар