Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусның тагын бер симптомы — тәндәге таплар һәм кан тамырлары «рәсеме»

Пациент олырак яшьтә булган саен, чирнең тиредәге реакциясе ешрак очрый, ди табиб-пульмонолог.

news_top_970_100
Коронавирусның тагын бер симптомы — тәндәге таплар һәм кан тамырлары «рәсеме»

Тәндәге таплар һәм тирегә кан тамырлары «рәсеме» чыгу — коронавирусның шундый реакциясе булуы да бар. Бу хакта ТАССка Сеченов университетының пульмонология кафедрасы мөдире Сергей Авдеев сөйләгән.

Мәскәүнең Сеченов исемендәге Беренче дәүләт медицина университеты клиник үзәге хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче учреждениеләрнең берсе. Биредә хәзер 1 меңнән артык пациент өчен урыннар әзерләнгән.

Авдеев әйтүенчә, табиб олырак булган саен тәненә таплар чыгу ихтималы зуррак. Коронавирус гадәттә «челтәр ливедо» рәвешле — ягъни тире аша күренеп торган кан тамырлары рәвешле дә була. Ул гадәттә аякларга чыга икән.

«Тәндәге таплар турында инде медицинага билгеле. Ул еш очрамый — өлкән пациентларның 3-5 процентында, әмма ул бар. Таплар эритематоз рәвешле (зур кызыл таплар) рәвешендә дә була. Кызыл таплар кызылча, кызамык вакытында (краснуха, корь) вакытында күзәтелә, әмма COVID-19 вакытында ул башка төрлерәк була», — дигән табиб.

Табиб тәнгә таплар чыгуга хастаханәгә йөгермәскә куша, чөнки бу күренеш башка авырулар, мәсәлән ревматизм вакытында да булуы ихтимал. Әмма кеше коронавируслы белән контактка кергән һәм аның тәненә таплар чыккан икән, анализлар бирергә кирәк.

Пульмонолог әйтүенчә, коронавирус беренче чиратта үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зыян сала. Беренче урында, билгеле, пневмония. Икенче урында (20-30 процент) — йөрәк-кан тамырлары системасына зыян килү. Өченче урында (15 процент очраклар) — бөерләр авыруы. Шулай ук кан оюына бәйле проблемалар да туа. Шушы сәбәп тәндә таплар чыгуга сәбәпче була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100