news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирусның озакка сузылган стадиясен ничек ачыкларга?

Ковидның озакка сузылган стадиясе булганда ашказаны-эчәк трактында проблемалар булырга, буыннар авыртырга, тирегә тимгелләр чыгарга мөмкин.

news_top
Коронавирусның озакка сузылган стадиясен ничек ачыкларга?

Британия галимнәре фикеренчә, коронавирус озакка сузылган стадиягә дә әйләнергә мөмкин. Алар авыруның бу стадиясен ачыкларга ярдәм итә торган билгеләрне атады. Бу хакта «Смотрим» басмасы хәбәр итте.

Коронавирусның озакка сузылган стадиясе 12 атна дәвам итәргә мөмкин. Авыруның күкрәге авырта, йөрәк тибеше ешая, хәлсезлек, ютәл барлыкка килә, шулай ук баш әйләнү һәм йокысызлык булырга мөмкин.

Моннан тыш, ковидның озакка сузылган стадиясе булганда ашказаны-эчәк трактында проблемалар булырга, буыннар авыртырга, тирегә тимгелләр чыгарга мөмкин.

Галимнәр әйтүенчә, бу билгеләр озак вакыт дәвамында, хәтта авыруның иң катлаулы чоры узгач һәм вирусны җиңгәч тә булырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар