news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирусның «омикрон» штаммын урамда йоктырып буламы?

Табиб сүзләренчә, әгәр авыру кеше яныннан сөйләшмичә генә узып китсәң, авыру эләкмәскә дә мөмкин.

news_top
Коронавирусның «омикрон» штаммын урамда йоктырып буламы?
pixabay.com/ru

Иммунолог Михаил Костинов урамда коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырырга мөмкин булуы турында әйтте.

«Урамда коронавирусның „омикрон“ штаммын йоктыру яисә йоктырмау һава температурасына, явым-төшемнәрнең булу-булмавына, җил тизлегенә һәм юнәлешенә бәйле. Ә иң мөһиме урамда авыру кеше белән күпме вакыт очрашып торуга бәйле», — ди белгеч. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, әгәр авыру кеше яныннан сөйләшмичә генә узып китсәң, авыру эләкмәскә дә мөмкин. Әмма инфекцияле кеше белән сөйләшеп торсаң яки кочаклашсаң, чир йоктыру ихтимал. Шулай ук авыру кеше синең яныңда төчкерсә яисә ютәлләсә, чир йогу ихтималы арта.

Костинов әйтүенчә, урамда — кеше күп булмаган урында битлек кияргә кирәкми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар