news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирусны мунча белән дәвалап буламы?

Мунча организмдагы сыеклыкны парга әверелдереп бетерә.

news_top
Коронавирусны мунча белән дәвалап буламы?

Табиб коронавирусны мунча белән дәвалау турында аңлатма бирде. Бу турыда Лента.ру яза.

Терапевт, медицина фәннәре кандидаты Алексей Хухрев сүзләренчә, организмга өстәмә авырлык китермәс өчен, авырганда мунчага керми тору хәерле.

«Авырганда күп итеп сыеклык эчәргә, шулай итеп кандагы токсиннарны сыекландырырга, электролитларны нормага китерергә кирәк», — ди ул.

Аның сүзләренчә, мунча, киресенчә, сыеклыкны парга әверелдереп бетерә.

Йөрәк-кан тамырлары, сулыш органнары авырулары, розацея (биттәге тиредә хроник авыру) һәм үлекле яралар булганда мунчага керми тору хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар