news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирусның киләсе дулкыныннан сакланып буламы?

Табиб Мясников фикеренчә, коронавирус белән авырган кешеләр вакцина ярдәмендә омикрон штаммыннан саклана ала.

news_top
Коронавирусның киләсе дулкыныннан сакланып буламы?
pixabay.com/ru

Коронавирус белән авырган кешеләр вакцина ярдәмендә омикрон штаммыннан саклана алачак, дип сөйләде табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников үзенең телеграм-каналында. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб искәртеп узганча, вакцинаның икенче компонентын алганнан соң өч атна узгач кына организмда иммунитет формалаша башлый. Ревакцинациядән соң антитәнчекләр өч атнадан соң гына арта.

«Коронавирус белән авыручылар саны февраль аенда артачак. Шуңа күрә прививка ясатуны сузарга ярамый», — дип саный ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, прививка COVID-19ны яңадан йоктырудан гына түгел, «омикрон» штаммыннан да саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар