Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусны җиңү өчен халык киңәшләре

"Интертат" үзенең инстаграм аккаунтында кешеләрнең коронавирустан ничек сакланулары һәм дәваланулары турында сораштыру үткәрде.

news_top_970_100
Коронавирусны җиңү өчен халык киңәшләре
pixabay.com/ru

Халык үзенә булышкан файдалы киңәшләре белән бүлешкән:

«Имбирьне дә, сарымсакны да ашадык, миңа файдасы булмады, барыбер чирләдем. Миләш турында күп язалар, кулланып карыйсы булыр әле. Кара тмин мае һәм куркума эчәргә дә ниятләрем бар».

«Быел миләш ашарга, керән суы эчәргә кирәк. Дүләнә (боярышник), гөлҗимеш төнәтмәсен дә мактыйлар».

«Ак әрем, бигрәк тә орлыклангач җыйганы, юкә чәчәге, миләш салып төнәтмә ясап эчүнең дә файдасы күп».

«Кара миләш, баланнан төнәтмә ясап куям. Кара миләш белән сак булырга кирәк, кан басымын төшерә».

«Мүк җиләге, сырганакның файдасын күрәм».

«Эрбет агачы чикләвегенә су белән кушып спирт салып тотам. Чәйгә салып эчтем. Әремне дә аракыга салып, 2 чәй кашыгы эчтем. Быел нарат күркәсе җыеп балда тоттым, хәзер шул сиропны эчәм».

«2-3 данә кипкән канәферне 15 минутлап чәйнәп йөрсәң, авыз эчендәге микробларны, вирусларны үтерә».

«Миләш канны чистарта. Сарымсак һәм имбирь белән гастрит китереп чыгарырга мөмкин, күп кулланырга ярамый, ашказанын ярсыта».

«Исландия мүге үләне ютәлдән бик яхшы булыша».

Шунда ук кешеләр дару үләннәре һәм файдалы төнәтмәләрнең организм өчен булган тискәре йогынтысын да искә алганнар. «Керән, суган, сарымсак, лимон, бал ашап бөердәге таш кузгалды, сак булыгыз», — ди бер укучы.

«Элек олы кешеләр, әбиләр, дәү әниләр майлы ит, эчәге, туң май ашаганнар. Холестерин да булмаган, 85-87 яшькә кадәр яшәделәр, урыннары оҗмахта булсын. Әби чәй эчкәндә чәй капкан саен бал кашыгы белән тутырып май каба иде, сөт өстеннән язылган май. Май да капмыйм менә, нигәдер холестерин гына әзрәк югары», — ди берсе.

«Узган ел барысын да кулландым, спирт та иснәдем, барыбер авыру бәреп екты. Быел берни дә эчмим дә, ашамыйм да», «Боларны ашап, эчеп, ашказанында гастрит инде», — диеп зарланучылар да бар.

Юмор хисле укучы «Быел код саклый», — дип тә куйган.

Әлеге киңәшләрне куллану алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк, каршы йогынтысы булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100