Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусны гадәттә ничек эләктерәләр: вирусологлар чирнең таралуын анализлаган

Вирусны гадәттә авыру кеше белән якын аралашкан чакта йоктыралар.

news_top_970_100
Коронавирусны гадәттә ничек эләктерәләр: вирусологлар чирнең таралуын анализлаган

Германиянең Бонн Университетындагы вирусология һәм ВИЧ өлкәсендә тикшеренүләр Институты галимнәре коронавирусны ничек йоктыралар икәнне тикшергән. Әлегә COVID-19 чирен йоктыруның бердәнбер дип әйтерлек ысулы - чирле кеше белән озак вакыт якыннан аралашу, ди алар. Бу хакта институт директоры Хендрик Штреек хәбәр итә дип яза РБК, RTL Today басмасына сылтама белән.

Вирусологлар атна буе Хайнсберг шәһәрендә тикшеренүләр үткәргән. Биредә 1,4 мең коронавируслы кеше табылган, аларның 46сы инде вафат.

Коронавирус җиһазларда саклана дип тә язалар. Әмма галимнәр җиһаз өслекләрендә тере вирусны ачыклый алмаган. «Без ишек тоткаларыннан, телефоннардан, бәдрәфләрдән алган матдәләрдән вирусны лабораториядә яшәтеп җибәрә алмадык", — ди Штреек.

Шуңа күрә институтта җиһазлар аркылы чирләү мөмкин түгел диярлек дигән нәтиҗәгә килгәннәр. «Авыруның еш таралу очраклары кешеләрнең озак вакытлар бер-берсенә якын булуыннан килеп чыга», — ди галим.

Берлин университеты вирусологы Кристиан Дростен да шул ук фикерне әйтә. Ул коронавирус һавада "кибә" дигән. Аның тикшеренүләре буенча, COVID-19 кешенең борынына юеш хәлдә килеп эләккән очракта гына кеше чирли. Шуңа күрә коронавирус авыру кеше белән якын контакт вакытында йога булып чыга.

Россиянең штаттан тыш эпидемиологы Николай Брико коронавирус ачык һавада ярты, күп дигәндә 3 сәгатьтә үлә дигән иде. Шул сәбәпле, ул урамнарда күченеп йөреп кешеләргә йога алмый. Брико әйтүенчә, вирусны кешеләр үзләре йоктыра.

Коронавирусны көненә 74 меңнән артык кеше йоктыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100