Коронавирусны булдырмаска ярдәм итә торган D витамины кайсы продуктларда бар?
100 грамм сөләйман балыгында тәүлеклек D витамины нормасы бар.
Белгечләр D витамины дефицитын тулыландырырга сәләтле продуктларны атады. Бу хакта, Express порталына нигезләнеп, РИА Новости яза.
D витамины сөләйман балыгы, тунец яки скумбрия кебек майлы балыкларда күп. 100 грамм балык куллану тәүлеклек D витамины нормасын тулысынча каплый, дип билгеләп үтә белгечләр.
Сөт һәм йогыртлар - микроэлементларның мөһим чыганагы. Шул ук вакытта аларның файдасын D витамины белән өстәмә баетылган сөт продуктларын кулланып арттырырга мөмкин.
Моннан тыш, витаминны өлешчә гөмбәләрдән, мәсәлән, шампиньоннардан алырга була. Әмма белгечләр аларның файдасы УФ-нурланышның күпме булуына бәйле, дип белдерә.
Әлеге витамин йомырка сарысында да бар. Тәүлеклек норманың ун процентка якыны.