Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коронавируслы» Рамазан: мәчеттә ифтарлар булмый, тәравихлар бетә

Быел Рамазан ае 23 апрельдә кояш баеганнан соң керә. Шулай итеп, 24 апрель — уразаның беренче көне, 23 май — уразаның соңгы көне, 23 апрель — беренче тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укылачак, 24 май — Ураза бәйрәме.

news_top_970_100
«Коронавируслы» Рамазан: мәчеттә ифтарлар булмый, тәравихлар бетә
Рамил Гали

Ифтар өй шартларында үткәреләчәк

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә. Ифтар ашларын өй шартларында үткәрү тәкъдим ителә.

  • Зәкят түләү өчен нисаб — 280 мең сум (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 мең сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.
  • Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаучылар, аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Рамазан аенда ифтар үткәрмәү дин тарихында беренче тапкырмы? Быелгы Рамазан аеның үзенчәлекле турында хәзрәтләрдән белештек.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Ислам тыелган вакытта да уразаны тоттык»

«Язмыштан узмыш юк. Аллаһ Тәгалә шулай язгандыр. Төрле вакытлар булды. Россиядә яшәүче халык күп нәрсә күрде. Мәсәлән, 1980 елларда мин Мәрҗани мәчетенә килдем. Ул вакытта коммунистик заман иде. Атеизм хөкем сөрә, дин юк. Кем нәрсә алып килә, шуның белән авыз ача идек. Ифтарны мәчетнең подвалында үткәрә идек. Ислам тыелган вакытта да уразаны тоттык. Мәчет беркайчан да ябылмый иде. Ә бүген менә шундый хәл. Нишлисең инде? Мәчет ябык, Рамазанда ифтарлар үткәрелмәячәк. Әмма шуны онытмыйк: ураза тоту һәр мөселман өчен фарыз. Без аны тотарга тиеш», — диде хәзрәт.

«Рамазан аенда ай буе бәйрәм шикелле. Иртә белән ниятлисең, көн үтә дә китә. Әле генә көн башлана, инде кич була. Әлбәттә, ифтарлар үтсә, күңеллерәк булыр иде. Кем нәрсә алып килә бит: алма пирогы, гөбәдия, чәйләр, шикәр, җиләк-җимеш. Үзе бер бәйрәм! Ураза аенда һәркем, кулларын күтәреп, дога кыла. Безнең догаларыбыз Аллаһның: „Амин“, — дигән чагына туры килсә, алар, әлбәттә, кабул булачак. Уразада коронавирусы да китәр, Аллаһ боерса», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Шулай ук хәзрәт Гает бәйрәме турында да әйтеп үтте.

«Ураза беткәч, Гает бәйрәмен үткәрәбез. Гает бәйрәмен үткәрербез дип өметләнәбез. Халык мәчетләргә килеп дип ышанабыз. Өйдә утыручыларга нәрсә әйтәсем килә: ураза тотам, мәчеткә барам әле, дияргә кирәкми. Өйдә утырыгыз. Бераз чыдагыз, түзегез. Рамазан аенда өйдә утырып, ураза тотсагыз, нур өстенә нур, бәрәкәт өстенә бәрәкәт килер, Аллаһ боерса», — диде Мансур хәзрәт.

Лилия Сәләхетдинова: «Быел, бәби көтү сәбәпле, ураза тотмаячакмын»

«Уразаны мин унике яшьтән тотам. Ел саен дип әйтә алмыйм. Авырган вакытта ураза тотуны калдырырга туры килә иде. Быел, бәби көтү сәбәпле, ураза тотмаячакмын.

Быелгы уразаның нинди үзенчәлекләре булыр? Беренчедән, ифтарлар үткәрү мөмкинлеге булмаячак, чөнки үзизоляция вакытында күп кеше җыелырга ярамый. Ә коронавирусның бетү вакыты әле соңрак булыр дип фаразлана. Безнең «Ярдәм» мәчете барыбер мохтаҗларны ташламаячак. Ул аларга бизнес-ланч таратачак», — дип сөйләде Лилия Сәләхетдинова.

Айгөл Биктимерова: «Җиребезне, сулыкларны пычраттык, бу - шуның нәтиҗәсе»

«Уразаны шактый еллар тотам. Быел өйдә генә, гаилә белән ифтарлар уздырырга туры киләчәк. Аллаһтан барысы да. Җиребезне, сулыкларны күпме пычраттык — бу шуның нәтиҗәсе. Ифтарның өйдә узуы бик яхшы. Мәчетләрдә уза торган ифтарлар мохтаҗлар өчен булырга тиеш. Быел да мохтаҗлар читтә калмас, ин шәә Аллаһ», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Данил Сәфәров: «Быел җәмәгать намазлары, бергәләп авыз ачулар булмас сыман»

«Рамазан ае быел, чыннан да, үзенчәлекле вакытка туры килде. Ифтарлар, тәравихлар — мөселманнарның иманын ныгыта торган күренеш, дип саныйм. Быел җәмәгать намазлары, бергәләп авыз ачулар булмас сыман. Бу да бер сынаудыр инде. Гомумән, бу коронавирус чорыннан күп гыйбрәт алырга була. Мин ютубта бизнесменнарны караштыргалыйм. Бер ресторатор әйтә, хезмәт хакларын түләр өчен «Майбах» машинамны 4,5 миллион сумга сатарга куйдым, ди. Икенче ресторатор әйтә, берни эшләмибез, «только молимся», ди. Шушы хәлләрдән гыйбрәт алмаслыкмы соң?» — диде журналист Данил Сәфәров.

Фердинанд Фәтхи: «Аллаһ безне ишетеп, шушы авыруларны да юк итәр»

«Уразаны ай дәвамында тотканым юк иде. Юллар, гастрольләр… Быел менә ай дәвамында тотарга ниятлим. Ураза тоту — ул фарыз. Аллаһ Тәгалә дәва бирсен иде. Без Рамазан аенда чистарабыз, пакьланабыз. Гөнаһлар да кылынмый түгелдер. Аларны да Аллаһ кичерсен иде. Ифтарларның үтмәвенә нәрсә әйтим? Ураза тотар өчен мәчеттә ифтар үткәрергә кирәкми. Дога кылыйк. Аллаһ безне ишетеп, шушы авыруларны да юк итәр», — дип сөйләде Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи.

«Изге гамәлләрне күбрәк кылыйк, Коръән укыйк»

Флүрә Исхакова, Казан, 74 яшь:

«Бу яңалыкларны ишеттем. Бик кайгырдым, сеңлем. Аллаһка шөкер, бүген биш вакыт намазымны калдырмаска тырышам. Мин намазга соң бастым шул. 49 яшемдә идем. Шушы гомеремне намазсыз үткәрүем өчен Аллаһтан гафу сорыйм инде. Борчылам. Уразаны тотарбыз, ифтарларны өйдә үткәрербез, Аллаһ боерса. Ул үзе ярдәм бирә. Үткән елларда бигрәк күңелле иде. Ифтарга ашар-эчәр өчен барырга кирәкми. Вәгазьләр тыңлап, бергәләп намаз кыла идек. Изге гамәлләрне күбрәк кылыйк, Коръән укыйк. Менә шул. Аллаһ ташламас».

«Коронавирусның Рамазан аенда бетәчәгенә ышанам»

Энҗе Хисамиева, Яр Чаллы, 24 яшь:

«Рамазан ае җиткәч, шушы коронавирусның бетәчәгенә ышанам. Күңелем шулай тоя. Уразаны тотачакбыз. Ифтарларны өйдә генә үткәрербез. Кунаклар чакырмыйча да авыз ачарга була. Мәчетләрне ачсыннар иде. Аллаһ Тәгаләнең кодрәте көчле. Ул ни язса, шул булыр».

«Ураза тотканда көненә берничә лекция укыганым булды»

Эльвира Сибагатуллина, Казан, 47 яшь:

«Уразаны тотабыз, Аллаһка шөкер. Мин студентларны укытам. Ураза тотып та көненә берничә лекция биргәнем булды. Аллаһ үзе ярдәменнән ташламый. Авыз ачар өчен ифтар үткәрү - иң мөһим шарт дип уйламыйм. Дәрес барган вакытта да авыз ачканым булды. Аллаһ барыбер кабул итәдер. Шуңа ышаныйк».

«Ифтарлар үтми дип ураза тотмаска димәгән»

Айдар, Чаллы, 49 яшь:

«Хатынымны җирләгәч, ураза тота башладым. Теге дөньяда тыныч йокласын дип тоттым. Хәзер уйлыйм: ник хатыным исән булганда ук тотмаганбыз икән? Ифтарларга килгәндә, минемчә, гаилә белән бергә авыз ачарга кирәк. Балаларым, оныкларым кунакка килә иде. Бергә чәйләр эчә идек. Ә хәзер менә коронавирус, карантин. Кунакка йөрешергә ярамый. Ураза тотачакмын. Ифтарлар үтми бит дип ураза тотмаска димәгән. Кабул булсын! Аллаһтан ярдәм сорыйк. Ул шушы авыруны үзе биргән, үзе алыр да, Аллаһ боерса. Күбрәк изге гамәлдә булыйк, Аллаһ безгә биргән гомернең кадерен белик».

Якынлашып килүче Рамазан ае белән! Тотасы уразаларыбыз кабул булсын. Амин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100