Коронавируслы кеше белән аралашканнан соң нишләргә?
COVID йоктырган кеше белән күрешсәгез, кичекмәстән табибларга хәбәр итегез.
Коронавирус йоктырган кеше белән аралашырга туры килгән очракта, кичекмәстән табибларга хәбәр итәргә һәм үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк. Бу турыда югары категорияле табиб, отоларинголог Владимир Зайцевка сылтама белән «Звезда» каналы хәбәр итте.
«Әгәр сез COVID йоктырган кеше белән аралашканыгызны белеп алсагыз, һичшиксез, бу турыда кайнар элемтә яки 03 телефонына шалтыратып әйтергә кирәк. Аерым бүлмәгә изоляцияләнегез, ике атналык мәҗбүри карантинга китегез, бу вакытта урамга чыгарга ярамый. Барысын да азагынача ачыклап бетерергә кирәк. Сездән тиз арада анализ алачаклар, ул хәлнең никадәр җитди булуын һәм инфекцион хастаханәгә бару кирәкме икәнен билгеләргә ярдәм итә. Беренче шарт һәм беренче адым — тулысынча изоляция», — ди табиб.
Әгәр бу кеше гаиләсе белән бер фатирда яшәсә, аңа гаиләдәге бер кеше белән генә аралашу хәерле, башкаларга да йоктырмаска тырышырга кирәк.
«Туганнарга һәм якыннарга авыру йоктырмас өчен, ирегез яки хатыныгыз белән генә аралашыгыз, балалар белән аралашмагыз. Дистанция сакларга кирәк. Әгәр фатир кечкенә булса, балаларны башка урынга җибәрү хәерле. Аерым бүлмәгез булса, шунда кереп изоляцияләнегез», — ди Зайцев.