Коронавируска прививка ясатканнан соң бер гаиләдә өч кеше үлү сәбәбен табиб аңлатты
Мәктәптә укучы кыз бала ятим калган.
Краснодар шәһәрендә коронавирустан вакцинаның беренче прививкасын кадаганнан соң, бер гаиләдә ире, хатыны һәм әби кеше вафат булган, мәктәптә укучы кыз бала ятимә калган. Әлеге вакыйга турында белгечләр аңлатма биргән. Бу турыда РИА Новости сәламәтлек саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
Беренче прививка ясаткач, 10-12 көн уза һәм бу кешеләрдә COVID-19 авыруы булуы ачыклана. Шул сәбәпле вакцинация туктатыла, дигән агентлык чыганагы.
Моңа кадәр матбугат чаралары Краснодарда яшәүче кыз баланың анасы, атасы һәм әбисе коронавирустан прививка ясаткач берничә көн эчендә үлде, дие язган иде.
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко матбугат чараларында чыккан хәбәрләрне тикшерергә кушкан. Краснодар крае буенча Росздравнадзор тикшерү башлады.
«Яңа коронавирус инфекциясе инкубацион чорында булган килеш, бу кешеләр 26 июньдә вакцинациянең беренче этабын уза. Аларда катлаулы соматик авырулар була. Бу — шикәр диабеты белән авырыйлар, гемодиализда булалар. Яңа коронавирус инфекциясе белән авыру сәбәпле, вакцинация туктатыла. 10-12 нче көндә яңа коронавирус инфекциясе раслана», — дигән агентлык чыганагы.
Аның сүзләренчә, бу кешеләрнең үлеме вакцинация белән түгел, соңгы формада COVID-19 белән авырудан булган.