Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын ясаган вирусологны буып үтергәннәр

news_top_970_100
Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын ясаган вирусологны буып үтергәннәр

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын ясаган кешеләрнең берсен – Мәскәүдә яшәүче Андрей Ботиковны үз фатирында буып үтергәннәр, дип яза «Комсомольская правда».

Андрей Ботиковка 48 яшь, ул Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән. «Спутник V» вакцинасын ясаган өчен, ул Россия президенты бүләгенә дә ия булган иде.

Фаҗига пәнҗешәмбе көнне Ботиковның Мәскәүдә Рогов урамындагы фатирында була. «Мэш» каналы хәбәр итүенчә, аның фатирына 29 яшьлек Алексей исемле кеше килә. Бу кешенең элек аеруча авыр җинаятьтә – кеше урлауда, кеше талауда гаепләнеп, 9 ел төрмәдә утырып чыккан булуы билгеле. Чыккач, ул интим хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән. Ул Ботиковның йортына үзе генә түгел, 18 яшьлек бер кыз белән килә. Алексей Ботиковның фатирына керә, кыз урамда кала. Ирләр арасында бәхәс чыга һәм «кунак» Ботиковны каеш белән буып үтерә, пычак белән кадый. Аннары аның фатирыннан кыйммәтле әйберләрне урлый һәм кача.

Иртән галим эшкә килмәгәч, коллегалары полициягә мөрәҗәть итә. Фатирда мәет табыла, мебель, савыт-саба ватылган була. Гаепләнүчене тиз ачыклыйлар – ул һәм аның белән килгән кыз подъезддагы камерага эләккән була. Бу ирне кулга алалар, ул гаебен таныган. Үтерүче алдагы көнне генә туган көнен билгеләп үткән була.

Үтерүдә шикләнелгән кеше һәм аның белән булган кызның видеосы:

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100