Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң 41 яшьлек табиб кинәт үлгән

Ханымның ике баласы ятим калган.

news_top_970_100
Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң 41 яшьлек табиб кинәт үлгән

Португалия табибы Соня Асеведо коронавируска каршы Pfizer прививкасы ясатканнан соң кисәк үлеп киткән дип яза РИА Новости. 

Хатын-кыз табибка 41 яшь булган. Ул Порту шәһәрендә педиатр булып эшләгән. Ул 30 декабрьдә прививка ясата һәм 48 сәгатьтән соң, 1 гыйнварда кисәк үлеп китә. Аның ике баласы калган.

Табибның әтисе кызының бернинди авырулары булмавы хакында әйткән.

«Аңа COVID-19 авыруына каршы привика ясадылар, әмма аның бернинди симптомнары юк иде. Мин җавап көтәм. Кызымның ни сәбәпле үлүен белергә телим», — дигән ул.

Хатын-кызның ни сәбәпле үлүе белү өчен экспертиза ясала.

Моңа кадәр Швейцариянең Люцерн шәһәрендә бер ир коронавируска каршы прививикадан соң үлгән булган. Әмма 91 яшьлек ир бүтән чирләрдән үлгән дигән нәтиҗә ясалган.

АКШның Pfizer компаниясенең BNT162b2 препараты — коронавируска каршы кабул ителгән беренче прививка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100