Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавируска каршы нинди вакциналар бар һәм ялган белешмә өчен нәрсә булачак?

Нинди вакциналар кадатырга була, моны кайда ясатырга һәм ясалма белешмәләр чит илгә чыгарга ярдәм итәме? Бу хакта Sntat басмасы язмасында.

news_top_970_100
Коронавируска каршы нинди вакциналар бар һәм ялган белешмә өчен нәрсә булачак?

Россиядә нинди вакциналар бар?

Хәзер Россиядә өч вакцина теркәлгән һәм кулланышка чыгарылган. Болар «Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак». Тагын 20гә якын вакцина эшләнү стадиясендә.

 «Спутник V»

Россиядә җитештерелгән һәм теркәлгән беренче вакцина. Хәзерге вакытта безнең илдәге иң популяр вакцина булып санала, чөнки аны җитештерү массакүләм рәвештә бара. Кайбер төбәкләрдә (мәсәлән, Архангельск һәм Новгород өлкәләре) халыкка бары тик «Спутник» прививкасын гына ясыйлар.

Җитештерүчеләр әйтүенчә, «Спутник V» вакцинасының эффективлыгы 91,4 процентны тәшкил иткән, ә авыруның катлаулы формалары очрагында бу күрсәткеч 100 процентка җиткән. Искәртеп үтик, бу вакцина ике компоненттан тора, ягъни ике прививка ясатырга кирәк. Шуннан соң 9 айга иммунитет барлыкка килә. 18-60 яшьлекләргә ясарга киңәш ителә, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләргә дә кадатырга ярый. Каршы күрсәтмәләр исемлеген шушы сылтама аша кереп укый аласыз.

Lancet медицина журналы «Спутник» турында уңай фикерләр яза: «Россиядә җитештерелгән вакцинаның куркынычсызлыгына шик юк, әмма эффективлыгында гына шик бар. Сынаулар турында җитәрлек мәгълүмат булмау сәбәпле, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу вакцинаны әлегә кадәр хупламады. Халыкара оешма „Спутник“ вакцинасына үз тикшеренүләрен уздыргач кына — июнь ахырында, июль башында соңгы карарын чыгарачак».

«ЭпиВакКорона»

Россиядә теркәлгән икенче вакцина. Ул таралышы буенча «Спутник»тан бераз гына калыша. Мәсәлән, бу прививканы Татарстанда, Свердловск һәм Ленинград өлкәләрендә, Алтай һәм Страврополь краенда ясатырга була.

Беренче һәм икенче клиник сынаулар нәтиҗәләре буенча, аның эффективлыгы 100 проценты тәшкил иткән. Ул да шулай ук ике компонентлы, әмма әгәр сез коронавирус белән авыргансыз икән инде, бер укол белән генә дә чикләнергә була. Иммунитет бер елга җитәчәк дип фаразлана. Яшь категориясе «Спутник”ныкы кебек. Бу прививканы куллануга каршы күрсәтмәләр исемлеге

Ә башка илләргә килгәндә исә, «ЭпиВакКорона» вакцинасын бары тик Төрекмәнстанда гына кулланырга рөхсәт ителгән. Россия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына (ВОЗ) әлеге вакцинаны экстрен куллану исемлегенә кертүләрен сорап гариза җибәргән. Әмма оешманың 1 мартка булган документациясеннән күренгәнчә, ВОЗ бәяләмә уздырсын өчен вакцина җитештерүчеләр гаризаны әлегә кадәр тапшырмаган.

«КовиВак»

Россиядәге иң «свежий» вакцина. Төбәкләргә әле күптән түгел генә кайтарыла башлады: илнең 18 төбәгенә (алар арасында Татарстан, Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Ставрополь, Приморье крае бар) вакцина кайтару апрель ахырында төгәлләнде.

«КовиВак»ның иммунологик эффективлыгы 85 процентны тәшкил итә. Ул ике тапкыр кадала. Прививкадан соң ковидка иммунитет якынча 8 ай саклана. Вакцинаны 18-60 яшьлекләр куллана ала. «КовиВак» «үтерелгән» тулы коронавирус нигезендә ясалган, җитештерүчеләр фикеренчә, бу SARS-CoV-2 вирусының күпчелек мутацияләренә каршы югары нәтиҗә бирә. Прививканы куллануга каршы күрсәтмәләр.

Бу вакцина турында халыкара бәйсез чыганаклар раслаган мәгълүматлар юк диярлек. Күрәсең, бу аның яңарак кына чыккан булуына бәйледер. Шул ук вакытта «КовиВак»ны җитештерүчеләр сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм эффективлыгын бәяләү өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына документлар тапшырган инде.

Прививкаларны кайда ясатырга була?

Татарстан халкы бу өч вакцинаны да ясата ала. Әмма «КовиВак»ны әле аз күләмдә генә кайтаралар, шуңа күрә сез мөрәҗәгать иткән көнне ул булмаска да мөмкин. Шулай ук «Спутник» һәм «ЭпиВакКорона» да булмаска мөмкин (дөрес, бу бик сирәк күренеш), ләкин аларның запасын көн саен тулыландырып торалар.

Теләсә кайсы дәүләт поликлиникасында вакцина ясатырга була, әмма шәхси клиникаларда ясатып булмый. Әлегә бездә вакцинациянең мобиль пунктлары юк. Шулай ук сәүдә үзәкләрендә дә (Казанда — «Мега», «Южный» һәм «Парк Хаус») прививка ясатып була. Сәүдә үзәкләрендә процедураны квалификацияле табиблар уздыра. 

Вакцинация турында тулырак консультацияне COVID-19 буенча республика кайнар элемтәсенә шалтыратып белешергә була.

Чит илдә нинди вакциналар кулланалар?

Халыкара базарга кытай, америка, немец һәм британия препаратлары чыкты. 200дән артык кандидатта аларның эффективлыгын һәм куркынычсызлыгын тикшерәләр. Чит илдә актив кулланыла торган вакциналар турында сөйлибез.

«Moderna»

Бу вакцинаны Америкадагы шушы исемдәге фаркомпания җитештергән. Эффективлыгы 94,5 процент, ә катлаулы очракларда 100 процент диелгән. Вакцина дүрт атна аралык белән ике тапкыр ясала. Штатларда кулланыла, шулай ук Канадада, Израильдә, Бөекбританиядә һәм Швейцариядә файдаланырга рөхсәте бар.

«Janssen»

Америкадагы Johnson&Johnson корпорациясе җитештергән вакцина. Эффективлыгы 67 процентны тәшкил итә. Бары тик бер генә мәртәбә ясала. АКШта, Көньяк Африкада, Латин Америкасы илләрендә кулланыла, шулай ук март аенда аны ЕС да хупланды.

«Pfizer»

BioNtech немец компаниясе һәм Америкадагы Pfizer компаниясенең уртак вакцинасы. Эффективлыгы 95 процент. Өч атна пауза белән ике тапкыр ясала. Күпчелек илләрдә нәкъ шушы вакцинаны файдаланалар. Мәсәлән, Бөекбританиядә, Канадада, АКШта, шулай ук Европа һәм Якын Көнчыгыш илләрендә кулланыла.

«AstraZeneca»

Британиянең AstraZeneca һәм Оксфорд университеты җитештергән вакцина. Эффективлыгы — 70 процент. 4-12 атна аралыгы белән ике тапкыр ясала. Бөекбританиядә, Һиндстанда, Аргентинада, Доминикана Республикасында, Сальвадорда, Мексикада һәм Мароккода кулланыла.

Быел зур җәнҗал чыкты: Европаның 15ләп илендә, Азия һәм Африканың кайбер илләрендә бу вакцинадан өлешчә яки бөтенләй баш тарттылар. Моңа прививка ясаткан кешеләрдә тромблар барлыкка килү һәм үлем очраклары турында хәбәрләр сәбәп булды. Март аенда Европаның дарулар буенча агентлыгы AstraZeneca вакцинасының тромблар барлыкка килү куркынычын арттырмавын раслады. Шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да бу вакцинаны кулланырга киңәш итә.

«CoronaVac»

Кытайдагы Sinovac Biotech компаниясе җитештергән вакцина. Аның эффективлыгы турында мәгълүматлар бер-берсеннән аерыла: Бразилиядә уздырылган сынаулар аны 50,4, Һиндстанда 65,3, төркиядә 91,5 процент дип күрсәтә. Ике этапта ясала. Кытайда һәм Төркиядә кулланыла. Шулай ук CoronaVac вакцинасын сатып алу турында килешүне Украинада, Сингапурда, Малайзиядә һәм Филиппинда имзалаганнар.

«Sinopharm»

China National Biotec Group фармкомпаниясе җитештергән Кытайдагы өченче вакцина. Сынауларның өченче этабында вакцина 79 процент эффективлык күрсәтте. Ике атна интервал белән ике тапкыр ясала. Кытай һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән тыш, Sinopharm вакцинасына Бәһрәйндә, Иорданиядә, Перуда һәм Аргентинада сынаулар уза.

Чит ил вакциналарын Россия халкы кайда ясата ала?

Россиядә чит ил вакциналарын ясатып булмый, чөнки әлегә аларның берсе дә безнең илдә теркәлмәгән. Шулай да, даркнетта легаль булмаган сату каналлары бар. Бу шактый куркыныч эш, килеп чыгыш билгеле булмаган берәр үтергеч катнашма урынына, гади физраствор салынган ампула алып кайтсалар ярый да әле. Яки инде сездән алдан акча алып, бернәрсә дә бирмәскә мөмкиннәр.

Кытайда җитештерелгән AD5-nCOV вакцинасы - чит ил прививкалары арасында Россиядә сынаулар уза торган бердәнбер препарат. Шуңа күрә, быелның февраль аенда аны да ясатып булырга мөмкин. Сынаулар беткәннән соң, кытайлылар әлеге препаратны Россиядә теркәргә планлаштыра.

Чит илдә җитештерелгән вакцинаны ясату өчен башка илгә барып кайтырга була. Мәсәлән, хәзер Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакцинация узу мөмкинлеге бар, әмма бу бик кыйммәт, әле сезгә кирәк вакцина ул вакытта булмаска да мөмкин. Шуңа өстәп, Әмирлекләрнең даими резиденты булмаган чит ил гражданнары өчен җиңел генә булмавы да ихтимал. Башка илләрдә бик күп каршылыклар (ким дигәндә, ябык чикләр) белән очрашырга туры киләчәк.  

Вакцинация турында ялган белешмәләр базары

Даркнетта һәм месенджерларда вакцинация ясату турында ялган белешмә сатып алырга була. Ул 1,2 — 3 мең сум тирәсе тора.

Мошенниклар сезнең акчаны һәм шәхси мәгълүматларны урлап, сезне буш кул белән калдырырга да мөмкин. Әгәр инде ялган документ кулыгызга эләккән икән, җинаять җаваплылыгына әзер булып торыгыз. Ялган документны ачыклау бик җиңел, чөнки Россиядә чын сертификат алган кешеләрнең мәгълүматлары федераль реестрга кертелә.

Моннан тыш, чын белешмә булу да чит илгә чыгарга рөхсәт бирмәскә мөмкин — туристларны кабул итә торган илләрдә күп очракта ПЦР-тест узуны таләп итәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100