news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавируска иммунитет озак сакланамы?

Коронавирусның ачыкланган барлык төрләренә каршы Россия вакөиналары ярдәм итә, ди белгеч.

news_top
Коронавируска иммунитет озак сакланамы?
https://pixabay.com

Коронавирустан прививка ясаткач, 10-12 ай эчендә иммунитет саклана. Бу турыда Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Россия 24» каналы эфирында әйтте.

«Без инде бүген үк шуны аңлыйбыз — прививкадан соң иммунитет шактый озак - 10-12 ай була. Иммунитет шактый нык булуын күрәбез», — ди Попова.

Ул Россия вакциналарының коронавирусның барлык вариантларына каршы да эффектив булуын искәртә.

Россия кешеләренә Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» һәм «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона», М.П.Чумаков исемендәге үзәкнең «КовиВак» вакциналарын ясыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар