Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус ютәлен ничек танырга?

Табиб фикеренчә, ковидлы авыруларның какырыгы бүленеп чыкмый.

news_top_970_100
Коронавирус ютәлен ничек танырга?
https://pixabay.com

Кеше ютәлләгәндә, аның коронавирус белән авыруын аңлата торган билгеләрне табиблар ачыклаган. Бу турыда BGR басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Медицина фәннәре докторы Нейт Фавини сүзләренчә, интенсивлыгы нинди булуга карамастан, COVID-19 авыруы вакытында ютәл һәрвакыт коры була, ягъни какырык бүленеп чыкмый. Шундый билге барлыкка килгән очракта коронавируска шик булмаса да, тикшеренү узарга кирәк.

Ләкин башка белгечләр коры ютәл аллергия, астма, гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы вакытында да күзәтелергә мөмкин дип саный. Медицина фәннәре докторы, аллерголог Сара Нараян сүзләренчә, астма вакытында хырылдау була, ә бу билге COVID-19 белән авыручыларда күзәтелми. Аллергия вакытындагы ютәл, кычытыну һәм шешенү шикелле башка симптомнар кебек үк, антигистаминлы препаратлар эчкәч, бетәргә тиеш.

Табиблар ютәл үзенчәлекләрен COVID-19 авыруының башка симптомнары белән бергә күзәтергә кирәк дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100