news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус йоктырып, хастаханәгә алып китә калсалар, үзең белән ниләр алырга кирәк?

Бу очракта авыру янына туганнарын кертмиләр.

news_top
Коронавирус йоктырып, хастаханәгә алып китә калсалар, үзең белән ниләр алырга кирәк?
Рамил Гали

Коронавируслы авыруларны хастаханәгә алып киткәндә кирәкле әйберләр исемлеген «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Башта ук документларны — паспортны һәм иминият полисын әзерләп куярга кирәк. Алар больничный язу кирәк булачак. Үзеңнең хроник авыруың вакытында эчә торган даруларны алу хәерле. 

Аннары стандарт җыелма кирәк:

  • савыт-саба,
  • душ өчен резин аяк киеме,
  • халат яки спорт костюмы,
  • йокы күлмәге,
  • эчке киемнәр,
  • палатада йөрү өчен аяк киеме.

«Гадәти теш щеткасы, теш пастасы, сабын, дымлы салфетка, сөлге, шампунь, бәдрәф кәгазе янына дезинфекция чаралары да өстәү хәерле», — дип киңәш итә табиблар.

Телефонны алырга онытмагыз. Аның янына зарядкасы да кирәк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар