Коронавирус вакытында төшенкелеккә ничек бирелмәскә?
Коронавирус вакытында кешеләр билгесезлек белән очраша. Шуңа күрә ковид белән көрәшүчеләр курку кичерә, ди галимнәр.
COVID-19 пандемиясе чорында курку, төшенкелеккә бирелү һәм борчылу нормаль күренеш. Бу эмоцияләрне җиңү өчен көн тәртибен саклау мөһим. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында белдерделәр, дип яза РИА Новости.
«Курку, борчылу, төшенкелеккә бирелү һәм стресс — бу нормаль күренеш. Коронавирус вакытында кешеләр билгесезлек белән очраша. Шуңа күрә ковид белән көрәшүчеләр курку кичерә», — дип белдерделәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, көндәлек тормышта сизелерлек үзгәрешләр булу, аерым алганда, хәрәкәт итүне чикләүләр дә борчулар өсти.
«Изоляция, керемне югалту һәм курку психикада тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Күп кешеләр бу вакытта алкоголь һәм наркотиклар куллана башлый. Моңа кадәр психик, неврология яки наркология өлкәсендә проблемалары булган кешеләргә икеләтә авыр», — дип белдерделәр.
Өйдән эшләү яисә вакытлыча эшсезлек, балаларны өйдә укыту, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре белән очрашу мөмкинлеге булмау проблемалар китереп чыгармасын өчен, кешеләр физик сәламәтлекне генә түгел, ә психик сәламәтлекне дә кайгыртырга тиеш. Шул ук вакытта һәркем үзенең психик иминлеге өчен күп нәрсә эшли ала, дип аңлаттылар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.
«Без психик иминлек өчен күп нәрсә эшли алабыз. Көн тәртибен сакларга, мәсәлән, көн саен бер үк вакытта йокларга, даими рәвештә файдалы ризык ашарга, спорт белән даими шөгыльләнергә, эшкә һәм ялга вакытны дөрес бүләргә кирәк», — дип киңәш итәләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.