Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус таралу сәбәпле, студентларның кышкы сессиясе буламы?

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Коронавирус таралу сәбәпле,  студентларның кышкы сессиясе буламы?
https://pixabay.com

Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, студентларның кышкы сессиясе булмый калу ихтималы юк. Бу турыда Россия Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков «Комсомольская правда» радиосы эфирында әйтә.

«Мөгаен, күпләр телидер дә, тик сессияне уздырмау планлаштырылмый. Ул ничек узар — монысы икенче мәсьәлә», — дигән министр.

Кышкы сессия дистанцион режимда була. Бу турыда министрлык приказы бар. Министр сүзләренчә, вузлар студентларның хәленә керәчәк. Кемнеңдер элемтәсе начар, интернет белән проблемалары бардыр. Карар кабул иткәндә «тәрәзә артында ни булуын» исәпкә алачаклар. Чит ил студентларына аеруча авыр. Әгәр студентның академик әҗәте булса, элек аны бер-ике бурыч өчен дә укудан җибәрәләр иде, быел вакыт бирергә яки шәхси уку планына күчерергә кирәк, ди министр.

«Студент яшәгән урында элемтә бөтенләй булмаса, аңа академик ял алу мөмкинлеге бирергә кирәк», — ди Фальков.

Хәзерге вакытта пандемия шартларында Россиядә 400ләп югары уку йорты (37 процент) онлайн-укытуга күчте. Бу турыда «Российская газета» язды.

«Дистант — альтернатива түгел, бу — бүгенге вәзгыятьтә мәҗбүри чара», — диде Валерий Фальков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100