Коронавирус нинди һавада озаграк яши?
Дымлы һавада коронавирус бик тиз җиргә утыра.
Табиб Евгений Комаровский коронавирус ияртмәс өчен гади генә киңәш бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Коронавирус коры һавада озаграк саклана. Ә менә дымлы һавада (40-60 процент) ул бик тиз җиргә утыра һәм атмосферада йөрүен туктата. Шулай итеп, вентиляция куллану яки бүлмәне җилләтү инфекция йоктыру ихтималын киметә.
Салкын һава торышы булганда күпләр тәрәзәләрен ныклап ябып куя, туңудан куркалар. Шул сәбәпле һавада ковид кисәкчекләре концентрациясе артырга мөмкин. Ә тынчу бина исә коронавирус үрчү өчен бик шәп тирәлек була, диелә бу хәбәрдә.