Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус ничә градуста үлә?

Галимнәр эксперимент уздырган.

news_top_970_100
Коронавирус ничә градуста үлә?
pixabay.com/ru

Галимнәр Цельсий буенча 60 градуска кадәр җылытылган вакытта коронавирусның үлү-үлмәвен ачыкларга тырышкан. Бу эксперимент бик әһәмиятле, чөнки пациентларның анализларын өйрәнүче күпчелек лабораторияләрдә кулланыла торган вирусны дезактивацияләүнең стандарт беркетмәсе бер сәгать дәвамында нәкъ шушы температурага кадәр җылытуны күздә тота. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Эксперимент өчен галимнәр пациенттан алынган коронавирус штаммын кулланган. Вирусны бер сәгать дәвамында әкрен генә җылытканнар һәм соңыннан ике пробиркага салганнар. Пробирканың берсендә чиста тирәлек булдырылган. Ә икенчесендә хайван аксымнары булган, шулай итеп анда стерильләштерелмәгән, чын тирәлек ясаганнар. Чиста мохиттә вируслар үлеп беткән, ә «пычрак» тирәлектә коронавирусның кайбер экземплярлары үрчегән һәм бу кешегә йогу өчен җитәрлек күләмдә булган.

Коронавирусны тулысынча үтерү өчен галимнәргә аны 15 минут дәвамында Цельсий буенча 92 градуска кадәр җылытырга туры килгән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100