news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус куркынычы беттеме?

Гинцбург сүзләренчә, хәзер күпләр коронавирусны «аякта гына» уздыра.

news_top
Коронавирус куркынычы беттеме?

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны кими, ләкин үлем күрсәткече арта, инфекция куркынычы беркая да югалмады, дип аңлата Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология Фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург.

«Авыру кими башлау вирус куркынычы булудан туктады дигән сүз түгел. Үлем дигән күрсәткеч бар әле, кызганычка каршы, ул арта. Куркыныч саклана, прививка ясауны дәвам итәргә кирәк», — ди ул. Бу турыда РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, хәзер авыру йоктыручылар саны кимрәк теркәлә, чөнки күпләр коронавирусны «аякта гына» уздыра. Өстәвенә күпләр вакциянация узуын исәпкә алырга кирәк. 

Гинцбург сүзләренчә, үлүчеләр бер дә прививка ясатмаучылар арасында арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар