Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус кичергәннән соң, косметология процедуралары ясарга ярыймы?

Тире авырулары, мәсәлән псориаз, атопик дерматит, нейродермит, экзема вакцинациягә комачауламый, ләкин алар ремиссиядә булырга тиеш.

news_top_970_100
Коронавирус кичергәннән соң, косметология процедуралары ясарга ярыймы?
https://pixabay.com

Табиб-дерматовенеролог, косметолог Гөлнар Яфясова COVID-19 белән авырганнан соң яки прививка ясаткач, косметология процедуралары ясау турында аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Яшәртә торган процедуралар ясарга ярый, тик бераз соңрак, ди ул. Җиңелчә чараларны авырып терелгәч ике атнадан, ә биоревитализация, мезотерапия, контурлы пластика, лифтинг, җепләр куюны бары тик 1 айдан соң гына ясау хәерле. Ботулинотерапия терапияне исә авырып терелгәч ике айдан соң гына ясарга ярый, дип аңлата белгеч.

Гөлнар Яфясова сүзләренчә, беренче һәм икенче прививка арасында биоревитализация һәм мезотерапия ясарга рөхсәт ителә. Вакцинаның икенче дозасыннан соң өч атна узгач контурлы пластика, бер айдан ботулинотерапия ясарга ярый.

Табиб аңлатканча, тире авырулары, мәсәлән, псориаз, атопик дерматит, нейродермит, экзема вакцинациягә комачауламый, ләкин алар ремиссиядә булырга тиеш.

Коронавирус организмның картаюын тизләтә. Авырып терелгән кешеләрнең 70 процентында кайсыбер органнарда патология барлыкка килә. Нигездә, бавыр, ашказаны асты бизе, аннары башка эчке органнар һәм тән тиресе зыян күрә.

Авыру кичергәч, 2-3 айдан чәч коела, ул өч атнадан өч айга кадәр булырга мөмкин. Белгечләр чәчнең куелыгы яңарачак дип тынычландыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100