Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус карантины аркасында Мисырдан кайта алмый калган Россия туристы үлгән

41 яшьлек Юлия сөйгән егете белән ял итәргә киткән булган.

news_top_970_100
Коронавирус карантины аркасында Мисырдан кайта алмый калган Россия туристы үлгән
https://pixabay.com

Екатеринбургта яшәүче 41 яшьлек Юлия Акушева Мисырда вафат булган. Туганы Павел сүзләренчә, Екатерина 20 декабрьдә сөйгән егете Джейсон белән бергә Мисырга курортка киткән. Алар гыйнвар уртасында Россиягә катырга җыенган. Ләкин коронавирус аркасында чикләр ябылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Акушева һәм аның кияве Хургада шәһәрендә кала. Шул чакта Юлиягә инсульт була. Биредәге клиника табиблары турист хатынның башында яман шеш булуын ачыклый, аның бавырында цирроз да башлана. Соңрак Юлия комага китә.

Павел Мисырга бара, ул апасын Россиягә алып кайтырга җыена.

«Юля төнлә үлде, хәзер аны алып кайту мәсьәләсен хәл итәбез. Кызганычка каршы, мин монда йөреп карадым, тик берни дә булдыра алмыйм. Әгәр ул исән калган булса, мин аны акча түләп шәхси самолетта алып кайткан булыр идем», — ди Павел. Бу турыда ул «Екатеринбург Онлайн» хәбәрчесенә әйткән.

Алар Екатеринаны алып кайту өчен 4,5 миллион сум акча җыя башлаган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100