Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус ир-атларның җенси сәламәтлегенә ничек йогынты ясый?

Ковид белән авыручыларның 60-65 проценты ир-атлар, ди табиб.

news_top_970_100
Коронавирус ир-атларның җенси сәламәтлегенә ничек йогынты ясый?
https://pixabay.com

Коронавирусның авыр формасын кичергән ир-атларның җенси системасына йогынты ясарга мөмкин. Бу турыда табиб-уролог академик РАН Армаис Камалов Спутник радиосына интервьюда сөйли.

«Ковид булганда мондый закончалык бар: ир-атларның 60-65 проценты авырый, алар хатын-кызлардан катлаулырак авырый. Югары тестостерон көчле ир-атларда күзәтелә, аның уңай яклары бар. Ләкин вирус күзәнәккә кергәч, ул тискәре роль уйный, өстәмә кыенлыклар тудыра», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыру куркынычы булган кешеләр төркеменә билгеле бер препаратлар бирергә кирәк. Тик Камалов моның бары тик үзенең гипотезасы булуын гына әйтә.

Уролог сүзләренчә, ир-ат коронавирусның авыр формасын кичерсә, аның потенция белән проблемалары барлыкка килергә мөмкин. Бу борчулар вакытлыча була. Шулай әлегә коронавирусның репродуктив системасына йогынтысы турында белешмә юк, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100