Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус, грипп, ОРВИ йоктырмас өчен бик җайлы гына «20 секунд» кагыйдәсе

news_top_970_100
Коронавирус, грипп, ОРВИ йоктырмас өчен бик җайлы гына «20 секунд» кагыйдәсе
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Нибары 20 секунд һәм яхшы реакция коронавирус йоктырудан саклап калырга мөмкин. Бу хакта иммунолог, аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип яза Daily Карелия сайты «360» телеканалына сылтама белән.

Бу кагыйдә ковид кебек йога торган башка авырулар – грипп, ОРВИ вакытында да «эшли», ди иммунолог.

Белгеч Япония галимнәре уздырган тикшеренүләр турында сөйләгән.

«Бу тикшеренү нәтиҗәсендә 20 секунд кагыйдәсе дә булдырылган: әгәр ютәлләгән, төчкергән кеше янында торасыз икән, сезгә сулышыгызны тоткарларга, бу кеше чыгарган һава суламый торырга һәм 20 секунд эчендә тизрәк аның яныннан читкәрәк китәргә кирәк. Әгәр шулай эшләргә өлгерсәгез, сезгә авыру йокмаячак», – дип сөйләгән табиб.

Шуны исегездә тотыгыз:

Йөткергәндә вируслы тамчылар 90 сантиметрга кадәр «оча». Ябык бүлмәдә булсагыз, ул тамчылар тиз арада бөтен бүлмәне тутырачак.

Ябык урында авыру кеше бар, ә сез чыгып китә алмыйсыз икән (әйтик, транспортта) урамнан һава агымы керә торган урынга күченегез.

Кеше белән 1 метрга кадәр дистанция саклагыз.

Кемдер төчкерсә, сулышны туктатып, тиз генә ул урыннан китеп барыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100