Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус җенси юл белән йогамы?

Коронавирусны йоктырмас өчен кулларны ешрак юарга, кешеләргә якын килмәскә, биткә кулны тидермәскә киңәш ителә.

news_top_970_100
Коронавирус җенси юл белән йогамы?
https://pixabay.com/

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш урологы Дмитрий Пушкарь коронавирусның җенси юл белән дә күчүен истә тотарга чакырды. Бу турыда ул «Россия 24» эфирында сөйләгән. 

«Әгәр якыная башласагыз, шуны истә тотыгыз: җенси юл белән күчү — иң төп юл түгел, шулай да, әлбәттә, бу турыда уйларга кирәк. Карантинда вакытта бигрәк тә», — ди табиб.

Коронавирус йоктыру турында хәбәрләр Кытайдан гына килгән вакытта, ул кешедән кешегә күчми дип фаразлана иде. Бу авыруны йоктыручылар Ухань шәһәрендәге диңгез ризыклары базарында да булган. Алар инфекцияне биредә сатыла торган хайваннар һәм иттән йоктырган булуы да ихтимал. Ләкин табиблар да шушы авыруны йоктыргач, вирусның кешедән кешегә күчүе аермачык билгеле булды. Бельгиядә авыру хуҗадан песиенә дә коронавирус йогуы, Гонконгта эт тә хуҗасыннан йоктыру турында яздылар. 

1 апрельдә Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов искәрткәнчә, галимнәр бу версияләрне кире кага, песиләргә һәм этләргә COVID-19 йокмый, бу хайваннар аны тарата алмый. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Хәзерге вакытта билгеле булганча, вирус һава-тамчылы юл белән күчә, шулай ук бу вирус кайбер предметларның өслегенә берничә тәүлек саклана һәм кешегә иярә ала. Вирус кәгазьдә, шул исәптән акчада өч көнгә кадәр, пластик банк карталарында тугыз тәүлеккә кадәр саклана ала, диелә бу хәбәрдә. 

1 апрельдән Роспотребнадзор кешеләргә бер-берсенә 1 метрдан да якынрак килмәскә киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100