Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус дип халыкны куркыткан блогерны 2 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Лайклар өчен «кызык» ролик төшергән Кароматулло Джаборов бер ел тикшерү изоляторында утырды.

news_top_970_100
Коронавирус дип халыкны куркыткан блогерны 2 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Мәскәү суды метрода «коронавирус өянәге» турында ролик төшергән блогер Кароматулло Джаборовны 2 ел 4 айга ирегеннән мәхрүм итте.

2020 елның февралендә блогер дуслары белән Мәскәү метросында «кызык» видео төшерә. Алар битлек киеп вагонга керәләр, Джаборов идәнгә егыла һәм өянәге башланган кеше булып кылана. Ул чагында коронавирус кисәк тотып ала торган авыру дигән дөрес булмаган хәбәрләр таралган вакыт иде. Шуңа да кешеләр, башта блогерга ярдәмгә килергә тырышсалар да, авыруны йоктырырбыз дип куркып, читкә китәләр. Җитмәсә, блогерның дуслары «коронавирус монда кадәр килеп җиткән инде» диләр. Поезд туктауга, кешеләр чыгып китәргә ашыга.

Бу ролик күпсанлы лайклар, комментарийлар җыя. Бераздан полиция тумышы белән Таҗикстаннан булган Джаборовны кулга ала. Аңа һәм аның дуслары — Станислав Мелихов һәм Артур Исаченкога карата «алдан килешү буенча кылган хулиганлык гамәле өчен» җинаять эше ачыла.

Блогер үзенең гамәлләрен «ахмак шаярту» дип атый, үкенүен әйтә, үзенең шаяртуыннан курыккан кешеләрдән гафу үтенә. Моңа кадәр дә блогер пранклар — шаяртулар төшергән була.

Гаепләүче блогерны 4 елга хөкем итәргә сорый, Кароматулло Джаборов 2 ел 4 айга хөкем ителә. Станислав Мелихов һәм Артур Исаченко икешәр елга шартлы рәвештә хөкем ителә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100