Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус дөньядагы иң куркыныч авырулар исемлегенә кергәнме?

Табиб Елена Малышева искәрткәнчә, CОVID-19 дөньяда көндәлек үлем статистикасы буенча 17нче урында тора, ә лидерлар бишлегенә туберкулез, гепатит В, пневмония, СПИД һәм ВИЧ, шулай ук малярия керә.

news_top_970_100
Коронавирус дөньядагы иң куркыныч авырулар исемлегенә кергәнме?
"Татар-информ" архивы

Телевидениедә тапшырулар алып баручы һәм табиб Елена Малышева дөньядагы иң куркыныч авыруларны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул коронавирус турында күп кенә яңалыклар фонында кешеләр күпкә зуррак проблема тудыра торган башка авырулар турында оныта башлады, дип белдерә.

«Коронавирус — иң куркыныч авыру түгел һәм бөтенләй куркыныч авыру түгел кебек», — диде Малышева «Сәламәтлек» программасы эфирында.

Ул искәрткәнчә, CОVID-19 дөньяда көндәлек үлем статистикасы буенча 17нче урында тора, ә лидерлар бишлегенә туберкулез, гепатит В, пневмония, СПИД һәм ВИЧ, шулай ук малярия керә.

Табиб, вакциналар һәм дарулар булуга карамастан, җәмгыятьнең ничек тә хәл итә алмаган авырулар барлыгы турында искә төшерүдән туктавын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100