news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән үзен, ирен һәм балаларын махсус чирләткән хатын шул чирдән үлгән дә

Анастасия исемле хатын, коронавирус белән каты итеп авыртмас өчен, җиңелчә генә авырып алырга кирәк дигән фикердә булган.

news_top
Коронавирус белән үзен, ирен һәм балаларын махсус чирләткән хатын шул чирдән үлгән дә

Мәскәүдәге «Семейная» клиникасы табибы Павел Бранд үзенең Фейсбук аккаунтында гаҗәеп бер очрак турында яза. 42 яшьлек Анастасия исемле хатын коронавирус белән авырмас өчен аның «җиңел» формасында авырып алырга кирәк дип башына сеңдергән. Шул максаттан ул ике баласын ияртеп, корованирус белән авырган иптәш кызы янына махсус барган.

Бераздан ул үзе дә, балалары да, ире дә коронавирус белән авырый башлый. Хатында авыру көчле формада бара, әмма ул табибларга бармый. Ахыр чиктә аны хастаханәгә салалар, әмма коткара алмыйлар, ул шунда үлә дә.

Анастасиянең кече кызы реанимациядә. Ире үлгән, тагын бер кызлары авыр булмаган формада үткәргән.

Табиб бу вакыйга хакында Анастасиянең якын танышы әйтте, дип язган. Ул бу вакыйганы «нервлары нык булмаганнары укысын, кешенең ахмаклыгы мисалы» дип язган. Табиб моны кешеләрне вакцинациягә ышандыру өчен түгел, нәтиҗә ясасыннар өчен язуын әйтә.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, прививка алучылар арасында коронавирус белән авыр формада авыручылар нибары 0,03 процент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар