news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авыручы хатын бала тапкан

Табиблар бала да, аның анасы да үзен яхшы хис итә дип әйткән.

news_top
Коронавирус белән авыручы хатын бала тапкан
https://pixabay.com/

Ростов-Дон шәһәрендә Н.А.Семашко исемендәге шәһәр хастханәсендә 36 яшьлек хатын бала тудыра. Аңа йөкле чагында «COVID-19 коронавируслы инфекциясе» диагнозы куела. Хәзер ул баласын тапкан, бәхеткә, бар да яхшы узган. Бу турыда шәһәр администрациясе сайтында хәбәр ителә. 

«Семашко исемендәге хастаханә табиблары яхшы эшләү нәтиҗәсендә, барысы да уңышлы булды», - диелә бу хәбәрдә.

Яңа туган кыз баланың буе 50 см, авырлыгы 3450 грамм. Нарасыйга коронавируска тест ясаганнар. Хәзер баланы табиблар күзәтеп тора. Сабый «шартлы рәвештә чиста» зонада яши.

Бала тудырган хатынны инфекцион бүлеккә күчергәннәр. Тиздән анда коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар