Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганнан соң салым вычетын ничек кайтарырга?

Салым вычеты кайтару өчен дәвалануны раслый торган документлар булырга тиеш.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганнан соң салым вычетын ничек кайтарырга?
Михаил Захаров

Коронавирус белән авырганнан соң медицина тикшерүләре һәм физик реабилитация кирәк. Моның өчен салым вычеты алып буламы-юкмы икәнен Taxadvisor компаниясе адвокаты Виктор Андреев сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта, салым вычеты санаторий-курортта дәвалануны түләү өчен каралган. Дарулар алу, лаборатория тикшеренүләре һәм инструменталь диагностика өчен вычетлар ясарга була.

«Медицина хезмәтләренең ике төре өчен салым вычеты алырга була — кыйммәтле дәвалану һәм башкалар. Кыйммәтле дәваланулар исемлеге хөкүмәт тарафыннан аерым билгеләнгән, анда вычет ике миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Гадәти дәвалану 120 мең сум белән чикләнә. Әгәр сез дәваланасыз һәм моны раслый торган документларыгыз булса, вычет ясата аласыз», — диде Андреев.

Моннан тыш, 2022 елның гыйнварыннан башлап, 2021 елда алынган физкультура-сәламәтләндерү курслары өчен дә салым вычеты алырга мөмкин булачак, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100