Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганнан соң ничек акылдан язмаска?

Татарстан психологы тынычландыра торган даруларны табиб киңәшеннән башка эчәргә һич ярамавын әйтте.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганнан соң ничек акылдан язмаска?
Владимир Васильев

Медитация, үз-үзеңне тынычландыру практикасы, сәнгать терапиясе Covid-19 авыруыннан соң барлыкка килгән проблемаларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында Казанда Хәрби ветераннар госпиталенең медицина психологы Карина Бочкарева сөйләде.

«Covid-19 катлаулы формада узу, өстәвенә, сәламәтлек белән хроник проблемалар булу психологик ресурсларны киметә. Коронавирус белән авырган кешеләрнең туганнары сүзләренчә, авыручыларның кәефе кискен үзгәрүчән. Без пациентларга үз-үзеңне тынычландыру, медитация, сәнгать терапиясе — кино карау, музыка тыңлау, китапханә терапиясе тәкъдим итәбез», — диде белгеч.

Якыннары да коронавирус белән авыручы туганнары белән сәламәт чактагы кебек аралашырга тиеш, артык борчылырга кирәкми. Гадәттә, авыручылар артык ялчыгу, гомуми хәлсезлек, хәтер саегу, игътибар кимү, йоклый алмау, ярсынучанлык, гомуми курку хисеннән зарлана икән.

Психолог сүзләренчә, Covid-19 белән авырып терелгән кешеләр еш кына авырган вакыттагы куркуны яңадан кичерә. Табиб бу этапны ябып, яңасына күчәргә киңәш итә. Куркуны җиңәргә кирәк, бу эштә психологлар ярдәм итә. Үзеңә-үзең тынычландыра торган дарулар «язып» эчү тыела.

«Әгәр психологик реабилитацияләрдән соң тагын проблема чыкса, кеше үзе булдыра алмаса, дарулар бирелә. Без аны психотерапевтка җибәрәбез», — ди Карина Бочкарева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100