news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганнан соң, кеше тагын ничә көн вирус тарата?

Коронавирус белән авырып терелгән кешедән дә чир йоктырып була, ди белгечләр.

news_top
Коронавирус белән авырганнан соң, кеше тагын ничә көн вирус тарата?
Владимир Васильев

Коронавирус белән авырып терелгән кеше кимендә ике атна дәвамында вирус бүлеп чыгара. Бу турыда РИА Новости агентлыгына медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн сөйләгән.

Моңа кадәр Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова: «Чит ил белгечләре күзәтүенчә, коронавирус белән авырып терелгән кеше 90 көнгә кадәр вирус бүлеп чыгара», - дип әйткән булган.

«Без хәзер кешенең вирус бүлеп чыгара торган вакыт дәвамлылыгы турында төгәл белмибез. Кагыйдә буларак, бу ике атна, күп очракта моннан да артык түгел. Ләкин башкача да булуы ихтимал, кеше вирусны озаграк та таратырга мөмкин. Мондый кешедән чир йоктыру ихтималы бар», — ди Альтштейн.

Белгеч сүзләренчә, кабат авыру йоктырмауга, вакцинациядән соң да авырып китмәүгә гарантия юк.

«Кешеләргә вакцина ясалса да, алар барыбер эпидемиягә каршы күрсәтмәләрне үтәргә тиеш. Вакцинация аларның авырмаячагына ышанычны арттыра гына», — ди эксперт.

Россиядә COVID-19 вәзгыяте буенча белешмәне стопкоронавирус.рф порталында карап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар