Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганда нинди ризыклар ашарга ярамый?

Бер генә ризык та үзеннән-үзе бу авыруны китереп чыгара алмый.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганда нинди ризыклар ашарга ярамый?
pixabay.com/ru

Кайбер ризыкларны күп ашау коронавирусның узуын кискенләштерергә яки аны йоктыру куркынычын арттырырга мөмкин. Бу хакта терапевт һәм диетолог Екатерина Бурляевага сылтама белнә РИА Новости хәбәр итте.

Әмма, белгеч әйтүенчә, бер генә ризык та үзеннән-үзе бу авыруны китереп чыгара алмый.

Карантинда һәм үзизоляциядә булучылар өчен махсус рацион да төзелгән. Тоз һәм шикәр, туендырылган майлар һәм транс-изомер май кислоталары куллануны киметергә кирәк. Шулай ук камыр ризыкларын, ипи һәм ипи ризыкларын, газлы, соклы эчемлекләрне дә аз кулланырга киңәш ителә. Колбаса, сосиска, деликатес ризыклар, майлы итне дә аз ашарга яки бөтенләй ашамаска кирәк. Бу майлылыгы 30 проценттан югары булган сырларга да кагыла.

Моннан тыш, чипсы, майонез һәм фастфудтан баш тартырга кирәк.

Табиб алкогольдән баш тартуның мөһимлеген дә аңлатты. Коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен генә түгел, ә башка авыруларны да булдырмас өчен дә хәмер кулланудан тыелырга кирәк.

Терапевт Филипп Кузьменко тозлы ризыкларны, мәсәлән, балык, кыяр һәм башка ризыкларны ашауны киметергә кушты. Ә моңа алмашка күбрәк су эчәргә кирәк. Табиб алкогольдән дә баш тартырга киңәш итте — спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100