Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганда нинди чәй эчәргә?

Шалфейлы чәйнең герпес вирусына каршы тора алмавы, ә яңа коронавирусның активлыгын басуы ачыкланган.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганда нинди чәй эчәргә?
https://pixabay.com

Германия галимнәре шалфей һәм перил дигән үсемлек нигезендә ясалган чәйләр вируска каршы эффектка ия дип тапкан. Мондый чәйләр яңа коронавирусның активлыгын баса икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тикшеренү вакытында вирусологлар шалфей, кориандр һәм перил кушылган үлән чәйләренә коронавирус керткән. Башта алар сыеклыкны кайнатып чыгарган, аннары 60 градус температуралы килеш ике сәгать төнәткәннәр. Шулай итеп, чәйне үсемлек компонентлары белән туендырганнар.

Мондый чәйне кыска вакыт дәвамында эчү дә коронавирусның активлыгын киметкән. Дәвалау вирусларга каршы тору эффекты нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ләкин мондый төнәтмә гади герпеска йогынты ясамаган.

Галимнәр фикеренчә, мондый чәйләрнең коронавирусны профилактикалау өчен файдалы булуы ихтимал. Ләкин бу нәтиҗәне башка белгечләр дә тикшереп расламаган әле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100