news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырган кешеләргә укроп белән петрушка ярыймы?

К витамины канны куерта.

news_top
Коронавирус белән авырган кешеләргә укроп белән петрушка ярыймы?
https://pixabay.com

Коронавирус инфекциясе кичергән кешеләргә укрол белән петрушка ашау куркыныч булырга мөмкин. Бу турыда Спутник радиосына интервьюда табиб-диеотолог Татьяна Залетова әйтте.

Табиб сүзләренчә, коронавирус кичергән кешеләргә канны сыекландыра торган дарулар яки антикоагулянтлар бирәләр. Ә «яшел ризык» — укроп белән петрушка бу препаратларның тәэсирен йомшарта. Яшел үләннәрдә К витамины була. Ул антикоагулянтларның эшчәнлеген өлешчә бастыра, димәк, аларның нәтиҗәлелеген дә киметә.

«Әгәр кеше өч кило яшелчә ашаса, каны тизрәк ойый башлый. Шуннан соң тромблар барлыкка килү ихтималы арта, моның өчен К витамины җавап бирә. Шуңа күрә рацион бары тик яшелчәләрдән генә торырга тиеш түгел», — ди Залетова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар