Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырган кешеләргә прививка ясатырга кирәкме?

Россиядә дүрт вакцинаны — «Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «Спутник Лайт» вакцинасын — рәсми рәвештә теркәделәр.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырган кешеләргә прививка ясатырга кирәкме?
Михаил Захаров

Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок коронавирус белән авырып терелгән кешеләргә дә вакцинация узарга кирәк булуын әйтте. Ул Рокфеллер университеты галимнәренең «вакцинация COVID-19 кичергән кешеләрнең коронавируска иммунитетын арттыра» дигән сүзләрен раслады. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Әгәр кеше авырса, вирусны инде очраткан булса, аның билгеле бер дәрәҗәдә иммунитеты була. Әгәр аңа берникадәр вакыттан соң прививка да ясалса, иммунитет тагын да арта», — дигән табиб. Аның сүзләрен НСН басмасы китерә.

Табиб сүзләренчә, хәзер медицина бер тапкыр авырган кешеләрдә тагын коронавирус булган очраклар белән очраша. Белгеч моны кешеләрдә антитәнчекләр аз булуы белән аңлата.

«Алар бик каты авырмый, вирус йөртүчеләр була һәм вирусны тагын тараталар. Кешенең ПЦР тесты 3-4 ай саен уңай булган очраклар да бар. Прививка ясасаң, нык иммунитет барлыкка килә. Эш антитәнчекләрдә генә түгел, анда күзәнәк иммунитеты да ныгый», — ди Болибок. 

Россиядә коронавирустан дүрт вакцина теркәлгән. Беренчесе турында былтыр билгеле булды. Аны Гамалея исемендәге фәнни үзәк ясады һәм «Спутник V» исеме бирелде. 

Икенчесен Новосибирскиның «Вектор» үзәге галимнәре ясады, ул «ЭпиВакКорона» дип атала. 

Быел февральдә Чумаков исемендәге үзәк «КовиВак» вакцинасын теркәде.

Быел 6 майда «Спутник Лайт» вакцинасын рәсми рәвештә теркәделәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100