news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырган кешеләргә прививка ясарга кирәкме?

Коронавирус белән авырган кешеләргә әлегә прививка ясатырга кирәкми. Чөнки COVID-19дан вакцинация сезонлы булырга мөмкин.

news_top
Коронавирус белән авырган кешеләргә прививка ясарга кирәкме?
"Татар-информ" архивы

Коронавирус белән авырган кешеләргә нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов «Комсомольская правда» белән әңгәмә вакытында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Коронавирус белән авырган кешеләргә әлегә прививка ясатырга кирәкми. Чөнки COVID-19дан вакцинация сезонлы булырга мөмкин. Ул чагында прививканы бөтен кешегә, шул исәптән ковид белән авырып дәваланган кешеләргә да тәкъдим итәчәкләр», — диде Кузнецов.

Коронавирус белән авырган кешеләргә хәзер дә барлык саклану чараларын дәвам итәргә кирәк, чөнки әлеге инфекция белән кабат зарарлану ихтималы бар. Ул йөз процентка инкарь ителми.

Сәламәтлек саклау министрлыгының Сеченовск университетының трансляцион медицина һәм биотехнология институты директоры Вадим Тарасов та хәзерге вакытта коронавируска антитәнчекләр булган кешеләргә коронавирустан прививка ясатуның мәгънәсе юк, дип белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар