news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырган кешеләр белән аралашканнан соң нәрсә эшләргә ярамый?

Авыру белән элемтәгә кергәннән соң, беренче чиратта, спорт белән шөгыльләнүдән баш тартырга кирәк.

news_top
Коронавирус белән авырган кешеләр белән аралашканнан соң нәрсә эшләргә ярамый?
pixabay.com/ru

Коронавирус симтомнары яисә ОРЗ билгеләре булган кеше белән аралашканнан соң саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Медиклар күзәтүе буенча, соңгы вакытта коронавирус симтомнары ОРВИ симптомнарына нык охшаш. Шуңа күрә организмга вирусны җиңәргә ярдәм итү өчен профилактик чаралар күрергә кирәк, дип саный Павлова. Чөнки сез аралашкан кешенең COVID-19 авыруы җиңел формада булуы да ихтимал.

Табиб сүзләренә караганда, авыру белән элемтәгә кергәннән соң, беренче чиратта, спорт белән шөгыльләнүдән баш тартырга кирәк.

"Әгәр сез авыру кеше белән элемтәдә булгансыз, физик күнегүләрдән, спортзалга барудан баш тартырга кирәк. Бу организмга зыян китерергә мөмкин. Бу очракта физик күнегүләр урынына саф һавада йөреп керү дөресрәк булыр", - дип аңлатты Павлова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар